news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ислам мәдәнияте музеенда Төркия алтыныннан ясалган тәзхибләр тәкъдим ителәчәк

«Илаһи сүз хозурында» күргәзмәсендә алтын белән сурәтләнгән бизәкләрдән тыш, авторның 40 эше урын алачак.

Ислам мәдәнияте музеенда Төркия алтыныннан ясалган тәзхибләр тәкъдим ителәчәк
Гадел Әхмәтҗанов

(Казан, 18 август, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). 20 август көнне «Казан Кремле» музей-тыюлыгының Ислам мәдәнияте музеенда ачылачак «Илаһи сүз хозурында» күргәзмәсендә Төркиядән кайтарылган алтыннан ясалган тәзхибләр дә тәкъдим ителәчәк.

«Алтынны Төркиядән алып кайттым. Ул тоз сыман була. Аны кулланыр алдыннан әзерләргә, берничә сәгать дәвамында изәргә кирәк. Шуннан соң гына ул кулланылышка әзер була», — диде диде рәссам, каллиграф Гөлназ Исмәгыйлева-Гатиатуллина «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында.

Аның сүзләренчә, эш кәгазьне алтын белән бизәгәннән соң да төгәлләнми. «Алтынны эшкә төшердек тә, бетте дигән сүз түгел. Аны махсус ташлар белән ялтыратасы да бар. Мәсәлән, Үзбәкстанда алтынны бүре теше белән ялтыраталар. Бу минем өчен ачыш булды», — диде ул.

«Илаһи сүз хозурында» дигән күргәзмәдә рәссам, каллиграфия остасы, Россия рәссамнар берлеге һәм Татарстан һөнәрчелек палатасы әгъзасы Гөлназ Исмәгыйлева-Гатиатуллинаның 2013-2021 елларда иҗат ителгән 40 эше: тугра, шамаилләр, каллиграфик панно, орнаментлау эшләре тәкъдим ителәчәк

Тәзхиб – ислам сәнгатенең бер төре. Ул бит читләрен алтын һәм буяулар кулланып башкарыла. Гадәттә, гарәп каллиграфиясе текстларын һәм көнчыгыш миниатюраларын бизәү өчен эшләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100