news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Илаһи сүз хозурында» күргәзмәсендә яңа гына төгәлләнгән эшләр дә булачак

«Ачылышка килүчеләр бу эшләрне беренчеләрдән булып күрәчәк», — диде Ислам мәдәнияте музее мөдире Илнур Низамиев.

«Илаһи сүз хозурында» күргәзмәсендә яңа гына төгәлләнгән эшләр дә булачак
Солтан Исхаков

(Казан, 18 август, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). 20 август көнне «Казан Кремле» музей-тыюлыгының Ислам мәдәнияте музеенда ачылачак «Илаһи сүз хозурында» күргәзмәсендә яңа гына эшләнеп беткән тугра һәм шамаилләр дә булачак.

«Хәзерге вакытта кайбер эшләр әле мольберттан төшмәгән, ясалып бетмәгән. Күргәзмәгә әзерләнгәндә яңа эшләр дә языла. Шуңа күрә күргәзмәдә „кайнар табадан“ төшкән эшләр дә булачак. Ачылышка килүчеләр бу эшләрне беренчеләрдән булып күрәчәк», — диде «Казан Кремле» музей-тыюлыгының Ислам мәдәнияте музее мөдире Илнур Низамиев «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында.

«Илаһи сүз хозурында» дигән күргәзмәдә рәссам, каллиграфия остасы, Россия рәссамнар берлеге һәм Татарстан һөнәрчелек палатасы әгъзасы Гөлназ Исмәгыйлева-Гатиатуллинаның 2013-2021 елларда иҗат ителгән 40 эше: тугра, шамаилләр, каллиграфик панно, орнаментлау эшләре тәкъдим ителәчәк.

Күргәзмә 20 августта 14.00 сәгатьтә ачыла. 

news_right_1
news_right_2
news_bot