Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ислам мәдәнияте музеенда "Музей төне" була
Каллиграфия остасы Н.Нәккаш белән "Тугра", дизайнер А.Мөхәммәтшина белән "Язгы чәчәк" мастер-класслары, Рамазан аена багышланган очрашу һ.б. булачак.
(Казан, 17 май, "Татар-информ"). Казанда Кол Шәриф мәчетенедә урнашкан Ислам мәдәнияте музеенда "Музейлар төне" чарасы була.
19 майда бөтен Россиядә күләмендә музейлар оештыра тораган акциягә Ислам мәдәнияте музее да кушыла.
- "Музейда төн" – Халыкара музейлар көненә багышлап ел саен оештырыла торган чара. Быел ул Россиядә уникенче тапкыр үткәреләчәк. Россия Мәдәният министрлыгы тарафыннан расланганча, бу юлы акциянең темасы "Саклаудагы шедеврлар” дип атала.
Ислам мәдәнияте музеенда каллиграфия остасы Нәҗип Нәккаш белән "Тугра", дизайнер Асия Мөхәммәтшина белән "Язгы чәчәк" мастер-класслары, Рамазан аена багышланган очрашу, каллиграф Гөлназ Исмәгыйлова күргәзмәсе һәм башка чаралар булыр дип планлаштырылган.
Чаралар кичке алтыдан төнге унбергә кадәр дәвам итәчәк.
- Бу көнне Татарстан Милли музее залларында, ишегалдында һәм 1 май мәйданында флешмоблар, концерт, мастер-класс, квест, спорт ярышлары һәм башка чаралар оештырылачак. "Музейлар төне" кысаларында Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы театральләштерелгән программалар тәкъдим итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз