ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казанда балалар коллективлары арасында Тукайга һәм Пушкинга багышланган бәйге булды
Татарстанда чәчү 1544,6 мең гектарда башкарылган
Татарстан Президенты: Чәчү кампаниясе ахырына якынлаша, борчылырлык урын юк
22 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Мәскәүдә башкорт телен яклап концерт куйганнар

Мәдәният

Алабугада "Музейлар төне" була

16 май 2018, 16:01 , Фото: архив/Рамиль Гали

Алабугада Акция кысаларында Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы театральләштерелгән программалар тәкъдим итә.

(Казан, 16 май, "Татар-информ"). Халыкара “Музейлар төне” акциясе кысаларында Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы театральләштерелгән программалар тәкъдим итә. Бу турыда Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. 

19 майда 18.00 сәгатьтән төн уртасына кадәр яңартылган экспозицияләрне күрергә, конкурс һәм квестларда катнашырга, төрле тәм-томнардан авыз итәргә, истәлекле бүләкләр ясарга өйрәнергә мөмкин булачак.

В.М. Бехтерев исемендәге өяз медицинасы музеенда “Гомерлек яшьлек эзләп” интерактив программа әзерләнгән. Әдәби әсәрләр һәм фильм геройлары медицина тарихы, сәламәтлегеңне озак елларга саклау серләре турында сөйләячәк. Теләгән һәркемнең ясалма ми белән әңгәмә корырга, анатомия турында белемнәрен тикшереп карарга, хезмәт терапиясен узарга, күзләрен тикшереп карарга, кан басымын, авырлыгын һәм буен үлчәтергә мөмкинлек бирелә. Биредә үк табиб яки шәфкать туташы киеменнән фотога төшү дә оештырыла. 

Н.А. Дурованың музей-утарында "Гусарлар батырлыгы һәм даны" исемле квест үткәрелә. Экспонатларны караганнан соң, бирегә килүчеләргә биремнәр биреләчәк, алар кроссвордлар һәм ребуслар чишәчәк, пазллар җыячак. Кунаклар гусар киемен дә киеп карый ала.

Шәһәр тарихы музеенда “Зур һәм кечкенә тарихлар” исемле интерактив программа тәкъдим ителә.

Күргәзмәләр залында “Хуҗабикәдә кунакта” интерактив программа әзерләнгән.

Хәтер Музеенда “Хезмәткә һәм оборонага әзер!” программасы буенча әзерлек бара. Кунакларны экспозиция буенча аудио-видеоэкскурсия, Бөек Ватан сугышы хәрбиләренең киемнәре һәм кораллары, фотозона көтә.

Көмеш гасыр китапханәсе һәм М.И.Цветаеваның әдәби музее "Ночная СТИХИиЯ" программасын тәкъдим итә. Музей хезмәткәрләре экскурсия һәм шигырь укучылар арасында конкурс үткәрәчәк.

Декоратив-гамәли музей-остаханәсе, Россиядәге Япония елына багышлап, интерактив әзерләгән. Биредә Японнарның көнкүреше, гореф-гадәтләре һәм кул эшләре турында мәгълүмат алып булачак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10