Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ислам дине дисциплиналары һәм гарәп теленнән олимпиада җиңүчеләре исемлеге билгеле булды
Казанның IT-паркында 18нче мәртәбә уздырылучы Халыкара Ислам дине дисциплиналары һәм гарәп теленнән олимпиада җиңүчеләрен бүләкләделәр. Оештыручылар билгеләвенчә, барлык җиңүчеләр һәм призерлар Дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр алды, ә катнашучылар файдалы белемнәр генә түгел, ә үзләре өчен яңа халыкара элемтәләр булдыра алды. Быел олимпиадада 11 илдән студентлар белемнәрен сынаган.
«Олимпиада форматын яшьләр форумы рәвешендә киңәйтергә кирәк. Төрле илләрдән килгән студентлар таныша, аралаша, күбрәк вакытларын бергә үткәрә. Алар уңышларын күрсәтә һәм тәҗрибә уртаклаша алсын өчен бу бик нык мөһим», – дип ассызыклады Ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә ярдәм фонды директоры урынбасары Алексей Петров.

«Гарәп теле» номинациясендә «Нур-Мөбарәк» Мисыр Ислам мәдәнияте университетыннан Абдрахман Нурахмәд, Дагыстан гуманитар институтыннан Магомед Әбделхәмидов, Халыкара ислам академиясеннән Мәдинә Җәббаровага тиңдәшләр табылмаган. «Ислам нигезләре» номинациясендә исә Шәех Мөхәммәт-Ариф исемендәге Дагыстан ислам университетыннан Али Мейриев, Имам әл-Ашъари исемендәге Ислам университетыннан Абделгани Шахбанов һәм Кунта-Хаҗи исемендәге Россия ислам университеты Әюп Сәйдаев җиңү яулаган.

«Ислам хокукы (хәнәфи мәзхәбе)»номинациясендә Әл-Мәдинә университетыннан Абдул Матин, Казан ислам университетыннан Абдурахмон Рахмонов, «Нур-Мөбарәк» Мисыр Ислам мәдәнияте университетыннан Ислам Кабдулуахит җиңүгә лаек булган. Ә Шәех Мөхәммәд-Ариф исемендәге Дагыстан ислам университетыннан Мәхмүд Газимагомедов, Дагыстан гуманитар институтынннан Мөхәммәт Хангереев һәм Имам әл-Ашъари исемендәге Ислам университетыннан Ислам Җәхбаров «Ислам хокукы (шәфигый мәзхәбе)» номинациясендә уңышларга ирешкән.
Олимпиада да Россия төбәкләреннән: Татарстан, Башкортстан, Дагыстан, Чечня, Ингушетия, Кабардино-Балкария һәм Мәскәүне кертеп, 20дән артык югары мөселман уку йорты студентлары белемнәрен сынады. Шулай ук чит дәүләтләрдән студентлары да катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз