news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Халыкара Ислам дине дисциплиналары һәм гарәп теленнән олимпиада җиңүчеләрен бүләкләделәр

Халыкара Ислам дине дисциплиналары һәм гарәп теленнән олимпиада җиңүчеләрен бүләкләделәр
Фото: «Татар-информ», Юлай Низаев

Бүген Казанның IT-паркында 18нче мәртәбә уздырылучы Халыкара Ислам дине дисциплиналары һәм гарәп теленнән олимпиада җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Олимпиада 12-13 ноябрь көннәрендә Россия ислам институтында оештырылды. Тулырак бу хакта институтның уку бүлеге мөдире Нәзирә Гыйззәтуллина сөйләде.

«Әлеге олимпиадабыз – дөньякүләм буларак 3нче тапкыр уза. Билгеләп үтәргә кирәк, аның географиясе һәм масштаблары елдан-ел киңәя. Менә быел 11 илдән студентлар белемнәрен сынады. Аларның барысы да дини уку йортларында белем ала. Мәдрәсә шәкертләре биредә катнашмый, бары тик югары уку йорты студентлары. Чит илләр дигәндә без Бәйсез Дәүләтләр Берлеге илләрен дә күз алдында тотабыз. Үзбәкстан, Азәрбайҗан, Казахстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Иран, Һиндстан, Төркия, Малайзия, Индонезия һәм Пакистан вәкилләре активлык күрсәтә», – дип белдерде ул.

Олимпиада өч номинациядә алып барыла. Ислам нигезләре, фикх мәхәбләре(шәфиит һәм хәнәфи) һәм гарәп теленнән биремнәрдән торган номинацияләр бүленгән. Әңгәмәдәш билгеләвенчә, катнашучылар телдән дә, язмача да биремнәр үти.

«Катнашучыларыбыз кичә иртәдән кичкә кадәр көч сынашты. Уку йортлары һәр номинациядә катнашу өчен берәр делегат җибәрде. Бер номинациягә – бер студент. Билгеле, монда бөтен югары белем йортларыннан иң көчле студентлар җыелды. Биредә Россия һәм Казан ислам университеты студентлары актив булды», – дип ассызыклады ул.

Бүләкләү тантанасына шулай ук дини вузларның ректорлары, чит ил шейхлары чакырылган иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot