news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Ислам. Беренче адымнар" проектына язылу өчен берничә көн калды

Дәресләр атнага бер тапкыр шимбә көннәрендә 9.00дән 12.00гә кадәр Казанның Галиев мәчетендә уза.

(Казан, 15 ноябрь, "Татар-информ"). "Ислам. Беренче адымнар" проектына язылырга өлгермәүчеләр өчен өстәмә мөмкинлек бирелә. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

  • Казанда ислам нигезлəре буенча түләүсез дәресләрдә тиз арада намаз укырга өйрәнеп булачак, дип хәбәр иткән идек.

Узган шимбәдә беренче дәрескә килергә өлгермәгәннәргә оештыручылар калдырылган бу дәресне куып тотарга тәкъдим итә. 17 ноябрьдә кабат «Тәһарәт» темасына лекция уздырылачак. Дәрес 8.00дә Галиев мәчетенең хатын-кызлар залында оештырыла, диелгән әлеге хәбәрдә.

Дәресләр атнага бер тапкыр шимбә көннәрендә 9.00дән 12.00гә кадәр Казанның Галиев мәчетендә уза. Дәресләр бушлай татар һәм рус телләрендә алып барыла.

Барлыгы биш дәрес уздыру ниятләнә «Кереш дәрес»: тәхарәтне ничек алырга? «Намаз дәресе» (1нче өлеш): намаз уку тәртибе; «Намаз дәресе» (2нче өлеш): намазда укыла торган сүрәләр һәм догалар; «Гакыйдә дәресләре»: иманның төп баганалары; «Сира дәресләре»: Мөхәммәд пәйгамбәребез, аның тормышы һәм эшчәнлеге.

15 декабрьдә проектны ябу тантанасы уздырылачак. Бу көнне катнашучылар Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән очрашыр дип көтелә. Моннан тыш, аларга «Ислам. Беренче адымнар» проектында белем алу турында шәһадәтнамәләр тапшырылачак. Очрашу Коръән ашы белән дәвам итәчәк, диелгән әлеге хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100