news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иске Кулаткы музее директоры Роза Байбикова "Ульяновскиның иң яхшы кешесе" исеменә лаек

2016 ел нәтиҗәләре буенча, Иске Кулаткы районының Тарих һәм туган якны өйрәнү музее директоры “Җәмәгать эшлеклесе” номинациясендә билгеләп үтелде.

(Казан, 24 гыйнвар, “Татар-информ”). 2016 ел нәтиҗәләре буенча, “Ульяновск өлкәсенең иң яхшы кешесе” мактаулы исеменә Иске Кулаткы районының Хәмзә Абләзов исемендәге Тарих һәм туган якны өйрәнү музее директоры, төбәк Иҗтимагый палатасы әгъзасы Роза Байбикова лаек булды, дип хәбәр итә Ульяновск өлкәсе хакимияте матбугат хезмәте.

Губернатор карары белән нигез салынган традиция буенча, Ульяновск өлкәсендә төрле өлкәләрдә казанышларга ирешкән шәхесләрнең исемнәре дистә елдан артык инде ел саен Мактау тактасына языла. 2016 елда Ульяновскиның икътисади, социаль, фәнни-техник һәм мәдәни үсешенә өлеш керткәне өчен бүләкләнгән 26 белгеч арасында Роза Байбикова “Җәмәгать эшлеклесе” номинациясендә билгеләп үтелде.

Күпчелек татарлар яшәгән Иске Кулаткы районында җирле тарихчы Хәмзә Әбләзов исемен йөрткән музейга 2015 елда 40 ел тулган иде, бу уңайдан анда капиталь ремонт эшләре башкарылды. Музейда Иске Кулаткы районының борынгы чорлардан алып бүгенгәчә тарихын чагылдыручы 3,5 мең экспонат саклана, шулай ук Татарстанга багышланган аерым зал бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100