news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Искәндәр Камалов: Пенсия акчама Галиәсгар Камал һәм туганнарыбыз турында китап чыгардым

Искәндәр Камалов: Пенсия акчама Галиәсгар Камал һәм туганнарыбыз турында китап чыгардым
Фото: © «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина

Драматург, журналист, татар театрын оештыручыларның берсе Галиәсгар Камалның бертуган энесе Габдрахман Камалның улы Искәндәр Камалов пенсия акчасына абыйсы һәм туганнары турында китап чыгаруы турында сөйләде.

«Галиәсгар Камалның тормышы, туганнары турында бераз гына булса да истәлек калсын дип, пенсия акчасына китап чыгардым. Китап бары тик 50 данә белән генә чыкты. Китапларны китапханә, музейларга бүләк итеп чыктым. Китапның текстын әдәбият галиме Әлфәт Закирҗанов язарга ярдәм итте», - диде Искәндәр Камалов Галиәсгар Камалның 145 еллыгына багышланган «ХХ йөз башы татар яңарышы һәм Галиәсгар Камал» түгәрәк өстәлендә.

Ул, мавыгып китеп, әтисе Габдрахманның Галиәсгар Камал турында чыгарган альбомын 2008 елда янәдән үз акчасына чыгарттырган. «Әтием Габдрахман - 1896 елда, сеңлесе Зәйнәп апа 1899 елда туган. Галиәсгар абый, Габдулла абый, әтием бик иртә – 53-54 яшьләрендә үлгәннәр», - дип өстәде ул Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында.

«Мин 1938 елда туганмын. Шушы яшәү чорында Галиәсгар абый Камалның улы Әнәс абый белән тыгыз элемтәдә булдык, өйләренә барып йөрдем. 30 еллап полиция хезмәткәре булып эшләдем. Бу вакытта мин Галиәсгар абыйның иҗаты белән берничек тә кызыксынмадым. 1996 елда пенсиягә чыккач, туганнар турында күбрәк белер өчен архивларга йөри башладым. Архивта дәү әти, дәү әниләрнең кайчан туганын белдем», - диде Искәндәр Камалов.

Искәндәр Камаловның әтисе Габдрахман Камалов – Галиәсгар Камалның иң кече энесе. «Галиәсгар Камалның алты оныгы бар. Дүртесе Казанда, берсе Ульяновскида яши. Галиәсгар Камалның улы Әнәс абыйның ике баласы – Диләрә апа һәм Рәис абый бар иде. Рәис абый ике ел элек вафат булды. Исән оныклары белән күбрәк телефоннан сөйләшәбез, искә алу чараларында аралашабыз», - диде ул.

Түгәрәк өстәлне Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты оештырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100