news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Искәндәр Камалов Галиәсгар Камалның биографиясендә өйрәнелеп бетмәгән мәсьәләләрне атады

Искәндәр Камалов Галиәсгар Камалның биографиясендә өйрәнелеп бетмәгән мәсьәләләрне атады
Фото: © «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина

Драматург, журналист, татар театрын оештыручыларның берсе Галиәсгар Камалның бертуган энесе Габдрахман Камалның улы Искәндәр Камалов абыйсының биографиясендәге өйрәнелмәгән мәсьәләләр турында сөйләде.

«Галиәсгар Камал вафат булгач, бик күп фотолар төшергәннәре билгеле. Фотографияләр калган микән, пленкалары музей фондларында сакланмый микән, фотоларны кем төшергән? Шушы сорауларга җавап кызыксындыра мине. Актриса Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская Галиәсгар Камалга портсигар бүләк иткән булган. Мин аны югалгандыр дип уйлыйм. Галиәсгар ага үзе түгел, бәлки улы Әнәс абый Камал куллангандыр. Әнәс абыйның улы Рәис абыйның архивы зур иде, Әнәс абыйның архивын белмим. Бер фотоальбомнан башка әйберләрен күргәне булмады», - диде Искәндәр Камалов.

Аның әйтүенчә, Галиәсгар Камал Гаяз Исхакый белән аралашкан. «Галиәсгар абый Төркиягә ике тапкыр барып кайткан, шул вакытта ул Исхакый белән очрашкан булырга тиеш. Галиәсгар Камал үзенең истәлекләрендә бу турыда язмый, чөнки ул истәлекләр Совет дәверендә чыга. Ләкин бу мәсьәләгә әле нокта куелмаган, бу сорау өйрәнелмәгән, чит илдә документлар килеп чыгарга мөмкин. Киләчәктә бу мәсьәләне ачыклый алсалар, яхшы булыр иде», - диде ул Галиәсгар Камалның 145 еллыгына багышланган «ХХ йөз башы татар яңарышы һәм Галиәсгар Камал» түгәрәк өстәлендә.

«Биш ел элек бер туганыбыз вафат булгач, Галиәсгар Камалның оныклары туганыбызның фатирын тәртипкә китерде. Әйберләрне җыештырган вакытта әлегә кадәр билгеле булмаган Галиәсгар Камалның фотосы килеп чыкты. Фотога ул Габдулла Кариев белән төшкән булган. «Банкрот» спектаклен куйгач, Габдулла Кариев белән очрашып, шул фотога төшкәннәрдер дип уйлыйм», - диде Искәндәр Камалов Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында.

Искәндәр Камалов архивтан Казан шәһәре думасының 1962 елгы карары документын тапкан. «Яңа барлыкка килгән скверга Галиәсгар Камал исеме бирелергә тиеш булган. Кәрим Тинчурин скверыннан юл аша аркылы урнашкан сквер турында сүз бара, чөнки беренчерәк шул скверны ачкан иделәр. Ачлык елларында Галиәсгар Камал балаларын ачтан үтермәс өчен шул скверга чыгып, гөмбә җыеп йөргән. Бу турыда истәлекләреннән укыдым», - диде ул.

Түгәрәк өстәлне Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты оештырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100