news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Искәндәр Измайлов: Тарихта билгеле империяләрнең иң зурысы Алтын Урда булган

«Идел буенда ким дигәндә биш зур шәһәр булган. Шуларның берсендә - дәүләтнең башкаласы Сарайда якынча 75 мең кеше яшәгән», - диде тарихчы.

Искәндәр Измайлов: Тарихта билгеле империяләрнең иң зурысы Алтын Урда булган
Искәндәр Измайлов
Абдул Фархан

Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Алтын Урда һәм татар ханлыкларын өйрәнү үзәге фәнни хезмәткәре Искәндәр Измайлов Алтын Урданы тарихта билгеле булган иң зур империя дип атады.

«Чыңгызхан Монгол империясенең бер өлешендә Алтын Урда (Җучи Олысы) дәүләте төзи. Аның варислары Евразия белән Иске Дөньяның шактый өлешен берләштерә. Алтын Урда - тарихта билгеле булган империяләр арасында мәйданы буенча иң зурысы дип исәпләнә. Элегрәк мин иң зур империяне Британия дип белә идем, әмма Чыңгызхан империясе зуррак булып чыкты», - диде Искәндәр Измайлов Самара өлкәсенең Камышлы авылында узган «Сәиф Сараи укулары – 2022» конференциясендә ясаган чыгышында.

Тарих фәннәре докторы Искәндәр Измайлов сүзләренчә, хәзерге заман тарихчылары Алтын Урдада утрак тормыш барган дип исәпли, гәрчә тарих фәнендә ул күчмә халыклар дәүләте дип өйрәнелсә дә. Искәндәр Измайлов соңгы утыз елда Алтын Урданы өйрәнү фәне сизелерлек алга китте дип аңлата.

«Озак еллар дәвамында Алтын Урда күрше дәүләтләргә һөҗүм итү, талаулар хисабына яшәгән дип исәпләнде. Соңрак бер дәүләт тә илбасарлык белән шөгыльләнеп кенә яши алмавы исбатланды. Идел буенда ким дигәндә биш зур шәһәр булган. Шуларның берсендә - дәүләтнең башкаласы Сарайда якынча 75 мең кеше яшәгән. Чагыштыру өчен, Россия империясе шәһәрләрдә яшәүче халыкның өлешен Алтын Урдадагы дәрәҗәгә 1900нче елларга гына җиткерә алган», - диде Искәндәр Измайлов.

Тарихчы фаразлавынча, 75 мең кеше яши торган шәһәрне тукландыру өчен елына якынча 50-70 тонна ашлык кирәк булган. Аны якын-тирә территориядә җитештергәннәр. Шәһәрләрнең үсүе якындагы җирләрдә авыл хуҗалыгы тармагы үсешенә китергән. Димәк, Алтын Урда чорында халык утрак тормышка күчкән булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100