news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Искәндәр Измайлов: Камышлыда Алтын Урда чоры казылмалары табылырга мөмкин

«Бөек ефәк юлының бер тармагы Камышлы районы тирәсеннән үткән булырга тиеш, чөнки Урта Азиядән Идел буе Болгарына шул җирләр аша барганнар», - диде тарих фәннәре докторы.

Искәндәр Измайлов: Камышлыда Алтын Урда чоры казылмалары табылырга мөмкин
Искәндәр Измайлов
Абдул Фархан

Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Алтын Урда һәм татар ханлыкларын өйрәнү үзәге фәнни хезмәткәре Искәндәр Измайлов Самара өлкәсенең Камышлы районында Алтын Урда чоры казылмалары табылырга мөмкин булуын әйтте.

«Камышлы районы Алтын Урда чоры һәйкәлләре табылган урыннардан читтә урнашкан. Димәк, археологлар бу территорияне җитәрлек өйрәнмәгән. Мин биредә безне җитди ачышлар көтә дип уйлыйм», - диде тарих фәннәре докторы Искәндәр Измайлов Самара өлкәсенең Камышлы авылында узган «Сәиф Сараи укулары – 2022» конференциясендә ясаган чыгышында.

Тарихчы Алтын Урданың күп кенә сәүдә юллары кисешкән уңайлы җирдә урнашуын әйтте. Идел буеннан Шәрык илләре белән Төньяк Европаны тоташтыручы Бөек ефәк юлы, Идел буе белән Кавказ аръягын тоташтыручы юл узган.

«Сәүдә юллары Алтын Урдага зур табыш китергән. Нәкъ менә шушы дәүләт сәүдә юлларында юлчылар өчен уңайлы шартлар булдыруны беренче булып керткән. Җирле халык кәрваннарга хезмәт күрсәтеп, йөк ташырга атлар биреп, акча эшләгән. Юл инфраструктурасын булдыру, дәүләткә акча китерүдән тыш, шәһәрләр үсешенә дә йогынты ясаган», - диде Искәндәр Измайлов.

Галим юл инфраструктурасы ярдәмендә акча эшләүне бүгенге федераль трассалар буенда үсеш алган кунакханәләр, ашханәләр, ягулык станцияләре үрнәгендә аңлатты.

«Идел буе Болгары территориясендә без Кытай фарфоры, Сүрия пыяласы, Иранның бронза савытларын табабыз. Болар сәүдә юллары белән Идел буена кергән әйберләрнең кечкенә генә өлеше. Бөек ефәк юлының бер тармагы Камышлы районы тирәсеннән үткән булырга тиеш, чөнки Урта Азиядән Идел буе Болгарына шул җирләр аша барганнар», - диде Искәндәр Измайлов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100