Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Искәндәр Гыйләҗев: Гомәр Сабирҗановны «Татар энциклопедиясе»нең әтисе дип атарга була
Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, тарих фәннәре докторы, профессор, академик Искәндәр Гыйләҗев фикеренчә, галим Гомәр Сабирҗановны «Татар энциклопедиясе»нең әтисе, дип атарга була.
«Фән өлкәсендә эшләүче һәр ир кешенең тормыш юлында зур шәхесләр очрый. Алар кешенең формалашуына хәл иткеч йогынты ясый. Мин һәрвакытта да әтиемне, остазым Миркасыйм Госмановны искә төшерәм. Соңгы ике дистә елда минем өчен үрнәк булырлык кеше – Гомәр Сабирҗанов. Ул – таләпчән, кырыс, усал, шул ук вакытта йомшак күңелле, ләкин һәрвакытта максатына ирешүче кеше. Шундый кешеләр безне алга алып бара», – дип сөйләде ул журналистларга.
Бүген Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә галим Гомәр Сабирҗановның 90 яшьлеген билгеләп үттеләр. Искәндәр Гыйләҗев сүзләренчә, аны «Татар энциклопедиясе»нең әтисе, дип атарга була.
«Татар энциклопедиясе» барлыкка килү тарихын искә төшерсәм, Гомәр Салихович шәхесе алдыма килеп баса. Ул бөтен җирдә энциклопедия мәнфәгатьләрен яклый. Ул – үрнәк. Ир кеше шундый булырга тиеш дип саныйм. Аның белән очрашу да үзе бер сабак. Кызыклы фикер, бәяләмә, киңәш ишетәсең», – диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз