news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Галим Гомәр Сабирҗанов: «Татар энциклопедиясе»н ясау биографиямнең иң биек ноктасы булды

Галим Гомәр Сабирҗанов: «Татар энциклопедиясе»н ясау биографиямнең иң биек ноктасы булды
Гөлүзә Ибраһимова

Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институтын оештыручыларның һәм җитәкчеләренең берсе булган галим Гомәр Сабирҗанов «Татар энциклопедиясе»н ясый башлаган елларны искә алды.

Бүген Татарстан Республикасының Фәннәр академиясендә галимнең 90 яшьлек юбилеена багышланган тантана булды.

Фото: © Гөлүзә Ибраһимова

«1980 елда Казан дәүләт мәдәният институтында «Урта Идел буе һәм Көньяк Урал яны халыкларының социаль үсеше һәм мәдәнияте» дип аталган курс башладым. Ул халыклар турында, үзебез турында да әдәбият юк иде. 1989 елның мартында КПССның Татарстан өлкә комитетына хат яздым. Урта Идел буе халыклары энциклопедиясен төзергә тәкъдим иттем», - дип искә алды ул.

Аның сүзләренчә, ИЯЛИ директоры булган Мирфатыйх Зәкиев тә Татарстан энциклопедиясен булдыру мәсьәләсен күтәргән булган.

«Бер киңәшмәдә бөтен проблемалар да кисәк кенә хәл ителде. Мирфатыйх Зәкиев КПССның Татарстан өлкә комитеты беренче секретаре Гомәр Усмановка бу мәсьәләне тагын бер тапкыр күтәрә. Усманов: «Нинди сумма турында сүз бара? – дип сорый. Зәкиев: Тәгаен әйтә алмыйм, бәлки, чит илдә яшәүче татарлардан акча сораргадыр», - ди. «Кирәкми, елына бер миллион сумны үзебез дә табабыз», - ди Усманов. Бу искиткеч булды», - дип искә алды галим.

Гомәр Сабирҗанов Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе бүлеге мөдире итеп билгеләнә. Ул энциклопедия эшен күп томлы эштән түгел, ә бер томлы «Татар энциклопедия сүзлегеннән башларга тәкъдим итә. Бу тәкъдим кабул ителә.

«Татар энциклопедиясе»н ясау минем биографиянең иң биек ноктасы булды. Энциклопедия авторлар эше генә түгел, бөтен халык белән бергә эшләдек. Өмәгә чыккан кебек күмәк булдык. Без үзебезнең мәдәният, тарихны өйрәнүгә нык фундамент ясап калдырдык. Хәзер энциклопедиянең икенче басмасын ясыйсы иде», - дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Татарстан Фәннәр академиясенең вице-президенты Дания Заһидуллина Гомәр Сабирҗановны Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең алтын медале белән бүләкләде. 

«Һәрберебезнең күңелендә сезгә карата олы хөрмәт һәм ихтирам хисе. Сезгә сәламәтлек, иҗади уңышлар телибез», – диде ул. 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100