news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Искәндәр Биктаһировның улы Сәйдәш Биктаһиров: Әтием, рәхмәт сиңа барысы өчен дә!

Искәндәр Биктаһировның улы Сәйдәш Биктаһиров: Әтием, рәхмәт сиңа барысы өчен дә!
Фото: © «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина

Казанның Мәрҗани мәчете янында Татарстанның халык артисты Искәндәр Биктаһиров белән хушлашу мәрасимендә җырчының улы Сәйдәш Биктаһиров рәхмәт сүзләрен әйтте. Артист кичә 72 яшендә озак авырудан соң вафат булды.

«Син безне чын кеше иттең, үстердең. Мин синең белән кечкенә вакыттан бирле гастрольләрдә йөрдем. Синең белән бергә үстем дияргә була... Бик нык горурланам! Бәхил бул, әтием!» – диде Сәйдәш Биктаһиров.

Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин кичә каты авырудан соң татар эстрадасын үстерүгә зур өлеш керткән Искәндәр Биктаһировның арабыздан мәңгелеккә китүен әйтте. «Искәндәр абыйның активлыгы, эстраданың бөтен яшь җырчыларына зур үрнәк булырга тиеш. Аның үзенә генә хас булган халык җырларын башкаруы, үзенчәлеге, юлы булды. Дөрестән дә, ялга киткәч тә, ел саен Сабантуй графиклары белән кызыксынып торды. Андый кешеләр мәшһүр, алар – күренекле. Аларның җырлары безнең йөрәгебездә мәңге сакланыр», - диде ул.

Хушлашу мәрасимен Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов алып барды. Ул Искәндәр Биктаһировны халык күңелендә яшәгән шәхес дип атады. Фердинанд Сәлахов Искәндәр Биктаһировның гомеренең соңгы көннәренә кадәр сәхнәдә булуын, концертларда бергәләп эшләвен, «Илһамият» иҗат төркемендә актив катнашуын билгеләп үтте. «Артист һәрвакыт юлда, без - сәфәр кешеләре. Бу Искәндәр Биктаһировның соңгы сәфәре һәм без аңа үзебезнең хушлашу сүзебезне әйтәбез. Урыны оҗмахта булсын», - диде ул.

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин Искәндәр Биктаһировның китеп баруы – көтелмәгән хәл булуын әйтте. «Әмма дә ләкин, нишлисең, тормыш шулай дәвам итә. Искәндәр абый һәрберебезнең күңелендә сакланып кала торган легендар шәхесебез. Ул үзенең урынын эстрадада, сәнгатьтә аерым биләп тора. Аның тормышы безнең өчен үрнәк. Авыл җирлегеннән килеп, сәхнәгә күтәрелә алды, менә дигән ике егет үстерде. Бүгенге көндә Искәндәр абыйның мирасы безнең алдыбызда. Хушлашырга килгән һәр кешегә рәхмәт», - диде ул.

«Искәндәр барыбызның күңелендә кешелекле, үзенчәлекле, тормышка якты карашы булган шәхес буларак озак еллар сакланыр. Мин аның белән иҗат юлымны бер чорда башладым: без әле яшь егетләр, халкыбызга хезмәт итәбез дип, җиң сызганып, татар җыр дөньясына килеп кергән идек. Искәндәр халык күңеленә матур, үзенчәлекле җырлары белән кереп калды. Халыкның югалып барган җырларын халыкка кайтарып, аһәңе белән җиктерә алды», - диде Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов.

Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле директоры Юрий Жуков әйтүенчә, Искәндәр Биктаһиров иҗади эшчәнлеген ансамбльдә башлап җибәргән. «Унике ел ансамбльдә солист булып эшләде. Аның хәтере һәрвакыт безнең йөрәктә саклана. Милли сәнгатебезгә тугрылыгы өчен рәхмәт. Һәрвакыт тормышны сөючән, күңелле кеше булды. Аның йөрәге ачык иде. Безнең ансамбльдә эшләгәндә дә бик күп чыгыш ясады, гастрольләрдә йөрде. Ансамбльнең эшчәнлеге, мәдәният, татар җырының халәте, үсеше белән кызыксынып торды», - диде ул.

«Татар мәдәнияте зур югалту кичерә. Репертуары бик бай иде, халык җырларын яратып башкарды. Ул татар халкы, милләте өчен гел янып яшәде. Күптән түгел генә аның белән сөйләшеп торган идек. «Кая чакыралар – шунда барам. Җыр ул минем өчен яшәү рәвеше», - дип әйтте. Дөрестән дә, ул гел җыр белән яшәде, өендә дә, эшендә дә җырлап, безне шатландырып торды. Чакырган җиргә килә торган иде. Искәндәр абый, авыр туфрагың җиңел булсын. Тыныч йокла», - диде Казан шәһәре филармониясе директоры Наил Зыятдинов.

Җырчыны Курган зиратында җирләделәр.

  • Искәндәр Биктаһиров 1951 елның 12 октябрендә Чирмешән районы Югары Чыгтай авылында туа. 1980 елда Казан химия-технология институтын тәмамлый, 1982-84 елларда Казан консерваториясендә Зөләйха Хисмәтуллина классында белем ала.
  • Җырчы 1975 - 1981 елларда Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле хоры артисты, 1981 - 1995 елларда Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе эстрада бүлегенең солист - вокалисты, 1995-2009 елларда Казан шәһәр филармониясе солисты була. Искәндәр Биктаһиров Филармония сәхнә ветераннары «Илһамият» клубы чараларында актив катнашкан сәнгать әһелелләребезнең берсе иде. 24 декабрьдә Казанда вафат булды.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100