news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның халык артисты Искәндәр Биктаһиров вафат

Татарстанның халык артисты Искәндәр Биктаһиров вафат
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Бүген, 24 декабрь көнне, 72 яшендә Татарстанның халык артисты Искәндәр Биктаһиров вафат булган. Бу хакта Филармония матбугат хезмәте хәбәр итә.

Җырчы 1975 - 1981 елларда Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле хоры артисты, 1981 - 1995 елларда Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе эстрада бүлегенең солист - вокалисты, 1995-2009 елларда Казан шәһәр филармониясе солисты була. Искәндәр Биктаһиров Филармония сәхнә ветераннары "Илһамият" клубы чараларында актив катнашкан сәнгать әһелелләребезнең берсе иде.

Искәндәр Биктаһиров белән хушлашу мәрасиме иртәгә, 25 декабрьдә, 10:00 сәгатьтә Казанның Мәрҗәни мәчетендә узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100