Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Искәндәр Гыйләҗев: Танылган алман галиме Дәрдмәндне дөнья шагыйре дип атаган
Бүген «Татар-информ»да татар халкының бөек шәхесләре турында Ютубта видеопроект башлануы игълан ителде.
(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Алман галиме Михаэль Фридерих Дәрдмәндне дөнья шагыйре дип атаган. Бу турыда журналистларга Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев әйтте.
«Михаэль Фридерих төрки телләр белгече, Габдулла Тукай иҗатын өйрәнүче танылган алман галиме һәм язучысы. Ул Дәрдмәндне бөек американ шагыйре Уолт Уитмен белән бер сафка куеп бәяли. Мин ул материалны татар теленә тәрҗемә итеп, „Казан утлары“ журналында бастырган идем», — диде Искәндәр Гыйләҗев.
Бүген «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында татар халкының бөек шәхесләре турында Ютубта видеопроект башлануы игълан ителде. Дәрдмәндкә багышланган ролик беренчеләр рәтендә чыккан. Материалга Михаэль Фридерихның фикере кермичә калган.
«Дәрдмәнд турында видеоролик ясаганда бу фактны кертү истән чыккан. „Татарның акылы төштән соң“ дип әйтәләр бит. Киләсе видеоларны төшергәндә шәхесләргә карата фикерләрне, күп кешегә билгеле булмаган фактларны кертергә тырышырбыз», — дип аңлатты Искәндәр Гыйләҗев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз