news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Искәндәр Гыйләҗев татар шәхесләре турында Ютубта видеопроект башлаган

Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты үзенең Ютуб каналында май аена кадәр атна саен 5-7 минутлык видеороликлар урнаштырып барачак.

Искәндәр Гыйләҗев татар шәхесләре турында Ютубта видеопроект башлаган
Рамил Гали

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев татар халкының бөек шәхесләре турында Ютубта видеопроект башлаган.

«Безнең тарихыбыз бай, тарихта тирән эз калдырган шәхесләребез күп. Алар үрнәгендә татарларда горурлык хисен уятасы килә. Безнең институт фактологик материалларга бай. Шуны халыкка үтемле итеп җиткерергә кирәк дигән максат куйдык», — диде институт директоры, проектның идеясе авторы «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында.

Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты үзенең Ютуб каналында май аена кадәр 5-7 минутлык видеороликлар урнаштырып барачак. Атна саен һәр пәнҗешәмбе көнне бер яңа материал чыгачак. Спикер майдан соң да бу эшнең дәвам ителәчәгенә өмет белдерде.

«Замана кешесе рәтләп китап укымый, интернетта да мәгълүматны беренче секундларыннан җәлеп итсә генә карый. Шуңа күрә кыска ролик эченә мөмкин кадәр тулы мәгълүмат бирергә тырышабыз. Биш минут эчендә кеше турында бөтен әйберне сөйләп бетереп булмый. Шәхескә карата кызыксыну уята алу мөһим», — диде Искәндәр Гыйләҗев.

Бакый Урманче белән башланып киткән проектта Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Илһам Шакиров, Мәгүбә Сыртланова, Дәрдмәнд, Мансур Хәсәнов, Галимҗан Ибраһимов, Харис Якупов кебек шәхесләр турында видеолар чыккан. Эшләнәсе роликлар әлегә сер булып калды.

Роликлар бары тик татар телендә эшләнә. Проектны тормышка ашыруда Президент каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәм күрсәтә. Искәндәр Гыйләҗев Комиссия җитәкчелегенә зур рәхмәтен белдерде.

Проектны Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү коллективы алып бара. Кураторлары — Булат Хәмидуллин һәм Илшат Хәлиуллин. Интернетта видеоларны табу өчен Ютубта «Татар энциклопедиясе институты» дип җыярга кирәк.


Галерея: Татар шәхесләренә багышланган видеопроектны тәкъдим итүдән фоторепортаж


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100