Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Искәндәр Гыйләҗев халык массалары тарихта төп рольне уйный дигән фикер белән килешми
«Халык шәхесләр артыннан ияреп бара», — ди ул.
(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев халык массалары тарихта төп рольне уйный дигән фикер белән килешми.
«Советлар Союзы заманында безне халык массалары тарихта төп рольне уйный дип өйрәттеләр. Чынлыкта, тарих шәхесләрдән тора, прогрессны шулар билгели. Халык шәхесләр артыннан ияреп бара», — диде Искәндәр Гыйләҗев.
Бүген «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында татар халкының бөек шәхесләре турында Ютубта видеопроект башлануы игълан ителде. Бу эшнең максаты — татар тарихындагы төп шәхесләрне күрсәтеп, яшь буында горурлык хисе тәрбияләү.
«Тарихыбыз бай, тарихта тирән эз калдыручыларыбыз күп. Шәхесләребезне оялмыйча бөтен дөньяга күрсәтә алабыз», — диде Искәндәр Гыйләҗев.
Бакый Урманче белән башланып киткән проектта Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Илһам Шакиров, Мәгүбә Сыртланова, Дәрдмәнд, Мансур Хәсәнов, Галимҗан Ибраһимов, Харис Якупов кебек шәхесләр турында видеолар чыккан. Эшләнәсе роликларның геройлары әлегә сер булып калды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз