news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ирек Фәйзуллин: Төзелеш икътисад тармагының төп локомотивы булып кала

Ирек Фәйзуллин: Төзелеш икътисад тармагының төп локомотивы булып кала
Фото: «Татар-информ», Владимир Васильев

Республикада төзелеш тармагының үсеш динамикасы турында Россия Федерациясе төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин сөйләде. Ул төзелешне икътисадның төп локомотивы дип атады. Бу фикер Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы коллегиясендә яңгырады.

«Татарстанда төзелеш эшләре күләме 1 триллион сумга җитте. Бу күрсәткеч, мәсәлән, 2019 елгы нәтиҗә белән чагыштырганда өч тапкырга диярлек күбрәк. Ул вакытта күрсәткеч 364 миллиард сум тәшкил иткән. Хәзерге катлаулы шартларда төзелеш комплексы икътисад тармагы үсешенең төп локомотивы булып кала. Төбәк Дәүләт Советының «Тормыш өчен инфраструктура» юнәлеше буенча комиссиясе зур эш башкара, аны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкли», – диде министр.

Шулай ук, спикер билгеләвенчә, республикада инвестицияләр белән бәйле зур эшләр башкарылган.

«Безнең тыгыз хезмәттәшлек узган елда төзелеш комплексына, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенә ярдәм итү, аны үстерү, гражданнар өчен уңайлы һәм имин мохит булдыру белән бәйле күп кенә мөһим карарлар кабул итәргә мөмкинлек бирде», – диде ул.

Фәйзуллин шулай ук ирешелгән нәтиҗәләрнең илкүләм проектларны гамәлгә ашыру һәм инфраструктура үсешенә дәүләт ярдәме нәтиҗәсендә мөмкин булуын да билгеләп үтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot