Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Иран вәкиле: Украина кризисы көнбатыш илләр сәясәтенең ялган булуын күрсәтте
Иранда мәзһәбләрне якынайту буенча бөтендөнья оешмасының генераль секретаре Хәмид Хәвәл Шаһрияри фикеренчә, Украина кризисы көнбатыш илләре сәясәтенең ялган булуын күрсәтте.
«Көнбатыш илләре традицион кыйммәтләргә каршы. АКШ Сирия һәм Россиягә карата агрессив сәясәт алып бара, бу Украина кризисын тудырды. Без Көнбатыш илләренең Украинага корал җибәреп торуларын күрәбез. Дөнья гомум кабул ителгән принципларда, кыйммәтләрдә төзелергә тиеш. Көнбатышның агрессив сәясәтенә каршы торырга кирәк», - диде ул Казанда «Россия - Ислам дөньясы» XIV Халыкара икътисади форумы утырышында.
«Без көнбатыш илләренең тәкәбберләнеп йөрүен күрәбез. Бу Америка гамәлләрендә чагыла. Алар максатларын тормышка ашыру өчен бер полярлы дөнья булдырырга тырыша. Санкцияләр кертәләр, товар әйләнешен кыенлаштыралар. Көнбатыш илләр дөнья буйлап үзләренең ялган кыйммәтләрен тарату өчен төрле ысуллар куллана», - дип сөйләде Иран вәкиле.
Хәмид Хәвәл Шаһрияри Америка сәясәтенә катгый каршы торырга чакырды.
«Без Украина һ.б. илләрдә ялган тарата торган көнбатыш пропагандасына каршы торыр өчен барысын да эшләргә тиеш. Халыклар арасында гаделлек, тынычлык, тотрыклылык өчен! Чит ил гаскәрләрен Азия, Фарсы култыгы һәм дөньяның башка илләреннән чыгару яклыбыз», - дип билгеләп үтте ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз