news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ирада Әюпова: «Зөләйха күзләрен ача» сериалын ябу үтенече сәнгать өчен файдага түгел

Гүзәл Яхинаның шул исемдәге романына нигезләнгән картина документальлеккә дәгъва кылмый һәм теләсә нинди сәхнә әсәре кебек үк чынбарлыкны иҗади күзаллау булып тора.

Ирада Әюпова: «Зөләйха күзләрен ача» сериалын ябу үтенече сәнгать өчен файдага түгел
Рамил Гали

(Казан, 17 апрель, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Гүзәл Яхинаның романы буенча төшерелгән «Зөләйха күзләрен ача» сериалын ябу үтенече тулаем алганда сәнгатьтә тискәре чагылыш табарга мөмкин. Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова журналистларга шулай дип белдерде.

«Мин „Россия коммунистлары“ партиясе юллаган хатта белдерелгән позиция профессиональ сәнгать үсеше өчен зыянлы дип саныйм. Моның документаль фильм түгеллеген, сәнгать әсәренә нигезләнеп төшерелгән сериал икәнлеген барыбыз да аңлый. Теләсә нинди сәнгать әсәрендә авторның иҗади фантазиясе була», — дип искәртте Әюпова.

Әгәр иҗатка персонажларның яки тарихи вакыйгаларны сурәтләүнең дөреслеге-дөрес түгеллеге позициясеннән чыгып бәя бирсәң, бик тирәнгә керергә мөмкин, диде министр. Россия Конституциясендә билгеләнгәнчә, дәүләт (шул исәптән Мәдәният министрлыгы да) сәнгать кешеләре эшчәнлегенә тыкшынырга тиеш түгел.

«Мин ике ел ярым архивта эшләдем һәм документларның төп нөсхәләре белән таныштым. Минемчә, теләсә нинди тарихи вакыйганы кара яки ак дип кенә бәяләргә ярамый. Фильм ул хакта түгел, ул бәя бирми», — дип өстәде ул.

«Татар-информ» агентлыгы кайбер активистларның «Зөләйха күзләрен ача» сериалын күрсәтүгә каршы чыгуы һәм аны эфирдан алуны соравы хакында хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100