news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гүзәл Яхина: «Зөләйха күзләрен ача» сериалын эфирдан алуны таләп иткәннәр

Авторны әсәре өчен дә, сериал өчен дә тәнкыйтьлиләр.

Гүзәл Яхина:  «Зөләйха күзләрен ача» сериалын эфирдан алуны таләп иткәннәр
Солтан Исхаков

(Казан, 15 апрель, «Татар-информ», Марат Ишкилдин), Язучы Гүзәл Яхина «Зөләйха күзләрен ача» сериалын эфирдан алуны таләп итүләрен һәм әсәрне генә түгел, ә сериалны да тәнкыйтьләүләрен әйтте. Бу хакта Инстаграмда туры эфир вакытында язучы үзе сөйләде.  

«Бүген безнең коммунистик партия фильмга каршы чыккан һәм хәтта аны эфирдан алуны сорарга тели, дигән мәгълүмат булды. Шундый таләп әзерләнә диделәр. Әйдәгез, иртәгесе көнне көтик. Мин моңа нормаль карыйм», — диде Гүзәл Яхина.

Социаль челтәрдә язучыга дөреслекне бозу һәм тарихны хур итү турында язалар.

«Мин „Россия“ каналын Татарстанда романга төрле һәм эмоциональ мөнәсәбәт булуы турында кисәттем. Хәзер фильмны әзерләүчеләр моңа инанды. Әгәр барысы да кинәт сөргенгә сөрү турында фильмны яратсалар, гаҗәп булыр иде. Моңа тыныч карарбыз», — дип өстәде ул.

  • «Зөләйха күзләрен ача» фильмында интим мөнәсәбәтләр күрсәтелгән күренеш Мәчкәрә мәчете эчендә төшерелмәгән, ә монтаж белән өстәлгән. Бу хакта үзенең телеграм-каналында Татарстан Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил Сәмигуллин язды.
  • «Зөләйха күзләрен ача», ә низаглар дәвам итә — фильмда мөфтиләр исемлеге очраклымы? «Интертат» сайтында шул хакта фикерләр тупланган.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100