news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ирада Әюпова Татарстан мәдәният министры итеп билгеләнде

Бүгенге көнгә кадәр Ирада Әюпова архив эше буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты рәисе вазифасын биләде.

Ирада Әюпова Татарстан мәдәният министры итеп билгеләнде
Султан Исхаков

(Казан, 3 май, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов архив эше буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты рәисе Ирада Әюпованы Татарстан мәдәният министры итеп билгеләде. Шул хактагы указ бүген имзаланган, дип хәбәр ителә республика Хөкүмәте порталында. «Әюпова Ирада Хафизҗан кызын, моңарчы биләгән вазифасыннан азат итеп, Татарстан Республикасы мәдәният министры итеп билгеләргә», - диелә документта.

Моңа кадәр Ирада Әюпова архив эше буенча Татарстан Дәүләт комитеты рәисе вазифасын биләде.

Ирада Әюпова Азәрбайҗанда туган.

2005-2006 елларда - Казан шәһәре Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү комитеты рәисе.

2008-2011 елларда – Татарстан мәдәният министры урынбасары, 2011-2015 елларда – Татарстан Республикасы мәдәният министрының беренче урынбасары.

2016 елның маеннан архив эше буенча Татарстан Дәүләт комитеты рәисе вазифасын биләде.

Ирада Әюпова Татарстанның атказанган икътисадчысы дигән мактаулы исемне йөртә.

Татарстанның элеккеге мәдәният министры Айрат Сибагатуллин лаеклы ялга чыгуга бәйле рәвештә отставкага китте. Ул бүгенге көндә «Татарстан – Яңа гасыр» телерадиокомпаниясенең башкаручы директоры вазифасын били.

Айрат Сибагатуллин Татарстан Мәдәният министрлыгын 2011 елдан җитәкләде.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100