news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ирада Әюпова: Реставрациядән соң Камал театры милли йөзен үзгәртмәячәк

«Хәзер архитекторлар белән төзекләндерү эшләренең концепциясен ясыйбыз», — дип билгеләп үтте мәдәният министры.

Ирада Әюпова: Реставрациядән соң Камал театры милли йөзен үзгәртмәячәк
Салават Камалетдинов

(Казан, 25 июнь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры ремонттан соң үзенең милли йөзен үзгәртмәячәген әйтте.

«Реконструкция театр өчен яңа мөмкинлекләр ачарга тиеш. Үз вакытында театр татар халкы өчен зур терәк булды. Ләкин замана үзгәрде. Шуңа күрә театрда да үзгәрешләр булырга тиеш. Бүгенге көндә архитекторлар белән концепция ясыйбыз. Беренче чиратта, театрның йөзен сакларга кирәк», — диде ул журналистлар белән очрашуда.

Камал театры директоры Илфир Якупов бинаны киңәйтү һәм машина урыннары булдыру турында сөйләде.

«Бинаны киңәйтү, тамашачылар өчен күбрәк урыннар, парковка булдыру — барысы да каралачак. Бу бина 1986 елдан эшләп килә. Киләсе елга аңа 35 ел була. Монда бөтен дөнья халкы яратып килә. Әлбәттә, театрны бозарга ярамый. Иң авыры — Казан үзәгендә бинаны бозмыйча, аңа яңа мөмкинлекләр бирү», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Ремонттан соң җитештерү цехында декорацияләрне монтажлау һәм аларны йөк лифтында сәхнәнең махсус кесәсенә күтәрү мөмкинлеге барлыкка килер дип көтелә. Шулай ук артистлар өчен гримеркаларны киңәйтү, балалар студияләре булдыру һәм Кабан күленә чыга торган кафе ачу ниятләнә.

Элегрәк Камал театрында реставрация булачагын язган идек.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100