news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камал театры бинасы ремонтка ябыла

Башкорт дәүләт драмтеатрының Казан гастрольләре планына үзгәрешләр кертелми.

Камал театры бинасы ремонтка ябыла
Владимир Васильев/архив

(Казан, 10 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Камал театры бинасының ремонтка ябылу вакыты проект эшләре төгәлләнгәч билгеле булачак.

ТР мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов әйтүе буенча, хәзерге вакытта проект эшләре алып барыла. Ул ремонтның сроклары буенча сорауларга киләсе атнада ачыклык кертеләчәген әйтте.

13 апрельдән Камал театрының Минзәлә, Чаллы, Әлмәт шәһәрләрендә гастрольләре башлана. Камал театры сәхнәсендә Гафури театрының гастрольләре планлаштырылган иде.

Камал театрының матбугат үзәге Гафури исемендәге Башкорт дәүләт драма театрының гастрольләре мәсьәләсен шәрехләп: «Гастрольләр була. Үзгәрешләр юк», диде.

Камал театры афишасы 25 июньгә кадәр билгеләнгән һәм билетлар сатуга чыккан. 7 -13 июнь көннәрендә «Нәүрүз» халыкара театр фестивале үткәрелә.

Камал театры бинасында ремонт кирәклеге турында сөйләшүләр күптән бара. Аның срогы, расланмаган мәгълүматларга караганда, 8 айдан 2 елга кадәр булырга мөмкин. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100