news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ирада Әюпова Камал театрыннан «Кара чикмән» спектаклен яңартуны сорады

Мәдәният министры Камал театрына артистларны һәм театр хезмәткәрләрен котларга, аларга дәүләт бүләкләрен тапшырырга килгән иде.

Ирада Әюпова Камал театрыннан «Кара чикмән» спектаклен яңартуны сорады
Салават Камалетдинов

(Казан, 13 июль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). ТР мәдәният министры Ирада Әюпова Камал театрыннан үзе яраткан «Кара чикмән» спектаклен яңартуны сорады. Бу теләген министр Камал театрының турппа җыелышына килгәч җиткерде.

Ирада Әюпова Камал театрына артистларны һәм театр хезмәткәрләрен котларга, аларга дәүләт бүләкләрен тапшырырга килгән иде. Театр җитәкчелеге исә министрга, аның туган көне булуын искә алып, «Кара чикмән» спектакле күренешен төшерелгән картина тапшырды.

Мәдәният министры әлеге спектакльне бик яратуын әйтте. Фәрит Бикчәнтәевтән әлеге спектакльне яңарту мөмкинлеге турында соравын искәртте.


Галерея: Камал театрының труппа җыелышы


«Кара чикмән» — Камал театрының легендар әсәрләренең берсе. Фәрит Бикчәнтәев аны Марсель Сәлимҗанов истәлегенә багышлап, ул сайлап куйган әсәр буларак чыгарган иде. Спектакльдә төп рольләрне Искәндәр Хәйруллин, Люция Хәмитова һәм Ренат Таҗетдинов башкарды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100