news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камал театры артистларын һәм хезмәткәрләрен мәдәният министры котлады

Бүген Камал театры артистлары җәйге ялдан чыгып, беренче труппа җыелышына җыелды.

Камал театры артистларын һәм хезмәткәрләрен мәдәният министры котлады
Салават Камалетдинов

(Казан, 13 июль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Камал театрының труппа җыелышын быел ТР мәдәният министры Ирада Әюпова ачып җибәрде. Театр труппасы бүген җәйге ялдан чыкты һәм журналистлар катнашында беренче җыелышын үткәрде.

Җыелышка артистлар, нигездә, онлайн катнашты. Шулай да артистларның һәм техник хезмәткәрләрнең бер өлеше залга чакырылган иде. Ирада Әюпова аларга Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хатларын, Почет грамоталарын тапшырды.

Бүләкләнүчеләр арасында РФ Мәдәният министрлыгының Рәхмәтен алган күренекле артистлар Люция Хәмитова, Президентның Рәхмәт хатын алган театр музее мөдире Луара Шакирҗанова һәм «Республика каршындагы казанышлары өчен» медаленә лаек булган Илдар Хәйруллин һәм башкалар бар иде.


Галерея: Камал театрының труппа җыелышы
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100