news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ирада Әюпова фикеренчә, Казанда иң эре милли үзәк функциясен Камал театры башкара

Татарстан Милли китапханәсенең “Казан” милли-мәдәни үзәге бинасына күчүе мәдәни үзәкләр санының кимүенә китерми, дип саный министр.

Ирада Әюпова фикеренчә, Казанда иң эре милли үзәк функциясен Камал театры башкара
Рамиль Гали

(Казан, 11 октябрь, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Татар халкы өчен Казанда милли мәдәни үзәк ролен һәрчак мәдәният учреждениеләре, аерым алганда, Камал театры үтәде, дигән фикердә Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова. Ул бу хакта бүген “Смена” заманча мәдәният үзәгендә журналистлар белән очрашу вакытында әйтте.

Очрашуда журналистлар Казанда бер татар милли үзәге кимү проблемасына борчылуларын белдерделәр. Бу Татарстан Милли китапханәсенең “Казан” милли-мәдәни үзәге булган бинага күчүенә бәйле.

Ирада Әюпова әйтүенчә, бу борчылулар урынсыз. Ул “Казан” милли-мәдәни үзәгенең бер генә эре милли проект белән дә шауламавын искәртеп үтте. “Татарстан милли китапханәсе эчендә коммуникацияләр өчен дүрт зал оештырылачак. Милли китапханә - үзе үк милли мәдәният үзәге, ул бу функцияне башкара".

Ирада Әюпова фикеренчә, бүгенге көндә мәдәни пространстволарны киңәйтергә кирәк, һәм мәдәният учреждениеләренең функцияләрен чикләргә ярамый. Мәдәният министры Казан Кремлендә узган TAT CULT FEST фестивален заманча сәнгатьне оештыруның уңай мисалы буларак әйтеп үтте.

  • Ирада Әюпованың журналистлар белән очрашуы “Смена” үзәгендә үтте. Министрлык вәкилләре мондый очрашулар квартал саен төрле мәдәни мәйданчыкларда үтәчәк, дип вәгъдә итәләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100