ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан, Мәдәният

Рөстәм Миңнеханов TAT CULT FEST фестивале мәйданчыклары белән танышып чыкты

30 август 2018, 19:25 , Фото: Рамиль Гали

Рөстәм Миңнеханов TAT CULT FEST фестивале мәйданчыклары белән танышып чыкты “Татарстанның музыкаль коллективлары башкалардан бер дә ким түгел”, - дип билгеләп үтте Президент.

(Казан, 30 август, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Бүген Казан Кирмәнендә үткәрелүче TAT CULT FEST фестивалендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка экскурсия үткәрделәр. Ул фестивальнең мәйданчыклары белән танышып чыкты.

Рөстәм Миңнехановка TAT CULT FEST фестиваленең тематик зоналары, мәйданчыклары буенча экскурсияне чараның оештыручылары, Yammy Music лейблы җитәкчесе Ильяс Гафаров һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин үткәрде. Алар фьюжн-сәхнә, рок-сәхнә һәм электрон-сәхнәләрне карады. Президент Juna инди-фолк төркеме чыгыш ясавын күреп, “Татарстанның музыкаль коллективлары башкалардан бер дә ким түгел”, - дип билгеләп үтте.

Моннан тыш, Президентка Олег Самойловның “Татарстан Республикасы” күргәзмәсен, театраль сәхнәләрне, дизайн-маркетларны күрсәттеләр. Соңыннан ул дөньякүләм танылган татар иҗатчы вәкилләре белән күрешеп, алар белән уртак фотога төште.

Австралия татары, музыкант Зуля Камалова Президент белән күрешкәч, аңа рәхмәтен белдерде. “Мондый фестивальне оештырганга рәхмәт әйтәм, без Казанга килгәнебезгә бик шат булдык”, - диде Зуля Камалова.

Бөтендөнья яшьләре форумы рәисе “Татар-информ” хәбәрчесенә TAT CULT FEST фестивален күптәннән уздырырга хыяллануларын сөйләде. “Бер-ике тапкыр эшләп тә караган идек, башка кешеләр дә оешытырып караган иде, ул йә килеп чыкмады, йә аның вакыты туры килмәде. Бүгенге фестиваль безнең өчен җитди алга китеш булды, без Президентыбыз Рөстәм Миңнехановны да, Мәдәният министры Ирада Әюпованы да, Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттаховны да чакырдык, халык та килде. Ничә еллар буена берләшмәләр, татар дизайнерлары, музыкантлар белән эшләгәч, без кунакларыбызны заманча татар мәдәнияте белән таныштырдык”, - ди Тәбрис Яруллин.

Тәбрис Яруллин сүзләре буенча, TAT CULT FEST чарасы зур күләмле заманча татар фестивале буларак әле беренче тапкыр гына оештырылган. “Һәрбер мәйданчыкның үзенең темасы булды, ун мәйданчык эшләде. Фестивальнең киләчәге булыр дип уйлыйм, барысы да үзебездән тора. Фестивальне оештыру, эчтәлеге ягыннан тартып алып бара алсак, минемчә, бер министр да каршы чыкмас, киресенчә, әлеге идеяне хуплар гына. TAT CULT FEST фестивале дәүләт белән бергәлектә оештырылды, Казан Кирмәне дә әлеге чараны оештырырга теләк белдерде. Фестивальнең заманча форматта булуы беркемне дә битараф калдырмады дип уйлыйм”, - дип сөйләде ул.

“Без Президентка фестивальнең музыкаль концепциясе турында сөйләдек. Дизайн-маркетта исә савыт-саба да, кием дә, балалар һәм өлкәннәр өчен продуктлар тәкъдим ителде. Һәр дизайнерда да татар стиле бар, аларның һәркайсы татар мәдәниятенә бәйле. Казан Кирмәне диварында фестиваль өчен махсус күргәзмә ясадык, Татарстан рәссамнарының ун эшен тәкъдим иттек. Актыкта исә хедлайнерларыбыз белән очраштык, алар бергәләшеп аралашты. Кайчан әле бөтен дөньядан җыелган татарлар бергә күрешә алачакбыз дип, алар бергәләшеп истәлеккә фотога төште”, - ди Yummy music лейблының җитәкчесе Ильяс Гафаров Ильяс Гафаров.

“Рөстәм Миңнеханов фестивальне бик уңай яктан бәяләде, дизайнерларның эшләнмәләрен кызыксыну белән карады, канәгать калды”, - диде Ильяс Гафаров.
Хәзерге минутларда фестивальнең рок, фьюжн һәм электрон сәхнәләрендә дөньяның 20 шәһәреннән килгән 30 иң яхшы татар төркеме чыгыш ясый. Алар заманча милли музыканың төп казанышларын тәкъдим итә.

  • TAT CULT FEST фестивале сәгать 12:00дә башланып, 0:00дә тәмамланачак. Чара Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар яшьлəре форумы һəм Казанның башка шəһəр берлəшмəлəре ярдәме белән уздырыла.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10