news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ирада Әюпова: Тукай мирасын саклыйк дисәк, яңа технологияләргә мөрәҗәгать итәргә тиешбез

Ирада Әюпова: Тукай мирасын саклыйк дисәк, яңа технологияләргә мөрәҗәгать итәргә тиешбез
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова Татарстан Фәннәр академиясендә татар әдәбияты классигының 140 еллыгына багышланган халыкара дәрәҗәдәге «Габдулла Тукай: дәүләт сәясәте һәм иҗтимагый инициативалар контекстында коммеморатив практика» бөтенроссия фәнни конференциясендә чыгыш ясады. Ул Габдулла Тукайның мирасын саклау, аны киләчәк буынга тапшыру бурычлары турында сөйләде.

«Шекспир, Пушкин, Данте... Алар дөньяның йөзләгән теленә тәрҗемә ителгән. Аларның иҗаты, ни өчендер, беркайчан да искерми. Чөнки алар бер тел, бер шаблон, стандарт образлар тасвирланмасы нигезендә генә укучыга җиткерелми. Әсәрләре кабат һәм кабат төрле телләрдә яңадан басыла, яңача укыла, дөньяда булган барлык яңа технологияләр ярдәмендә бүгенге укучыга барып җитә. Аларның иҗаты хакында һәрдаим яңа фикерләр туып тора», – ди министр.

Ирада Әюпова фикеренчә, Габдулла Тукай мирасын саклыйбыз дисәк, без дә яңа технологияләргә мөрәҗәгать итәргә бурычлы. «Шул исәптән, бабаларыбыз элек кулланган «блокчейн» технологиясына да күз салабыз. Бу парадоксаль яңгырый. Нәрсә соң ул блокчейн? Ул төрле урыннарга бүленгән саклау ысулы. Бабаларыбыз бу алымны кулланган. Кулъязмаларны күчереп язганнар, кулдан-кулга, мәдрәсәдән-мәдрәсәгә тапшырып саклаганнар. Алар саклануның шарты – даими хәрәкәт икәнен аңлаган. Мирас сандыгы бикләнеп кенә саклана алмый. Аның иң тук орлыкларын барлап, уңдырышлы туфракка чәчәргә кирәк», – диде ул.

«Бүген без ясалма фәһем мөмкинлекләрен кулланып, Тукайның барлык кулъязмаларын, көндәлекләрен, замандашларының истәлекләрен цифрлы мохиткә күчерә алабыз. Шуның нигезендә аның цифрлы образын булдыру, аның мирасы белән диалог кору мөмкинлеге бар», – дип билгеләп үтте мәдәният министры.

Ул Тинчурин театрында ясалма фәһем нигезендә куелган «Исемдә калганнар» әсәренең берничә өзеген тәкъдим итте. Спектакльнең режиссеры – Айдар Җәббаров. «Экрандагы видеосәхнә әсәрнең бер өлеше генә. Бу әсәр яшь буынны гына түгел, олы буыныбызны да елатты. Артистларның җанлы сөйләме яңа агымнар өстәде», – дип шәрехләде Ирада Әюпова.

news_right_1
news_right_2
news_bot