news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ирада Әюпова: Тукай – милли үзаңның төп символларыннан берсе

Ирада Әюпова: Тукай – милли үзаңның төп символларыннан берсе
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

ТР мәдәният министры Ирада Әюпова Татарстан Фәннәр академиясендә татар әдәбияты классигының 140 еллыгына багышланган халыкара дәрәҗәдәге «Габдулла Тукай: дәүләт сәясәте һәм иҗтимагый инициативалар контекстында коммеморатив практика» Бөтенроссия фәнни конференциясендә чыгыш ясады. Ул конференциядә катнашучыларга Габдулла Тукай турында фикерләрен җиткерде.

«Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның исеме безнең өчен әдәби тарихның бер өлеше генә түгел. Тукай – милли үзаңның төп символларыннан берсе, татар теленең, мәдәниятенең һәм әхлакый терәкнең җанлы чыганагы. Шуңа күрә Тукай һәм аны мәңгеләштерү, искә алу юллары турында, ягъни коммеморация турында сөйләшкәндә, шуны аңларга кирәк: бу мәсьәлә турыдан-туры милләтебезнең рухи капиталын ничек формалаштыру һәм аны киләчәк буыннарга ни рәвешле тапшыру мәсьәләсе дә. Шул ук вакытта, Тукайның әдәби мирасыннан башка татар һәм Татарстан мәдәниятен күз алдына китереп булмый», – диде ул.

Мәдәният министры Габдулла Тукай әсәрләре, сюжетлары буенча спектакльләр куелганын искәртте. Бүгенге көндә «Шагыйрь мәхәббәте» операсы, «Шүрәле» балеты баруын билгеләп үтте. «Тормышы һәм иҗаты мотивлары буенча күпсанлы картиналар һәм скульптуралар иҗат ителде. Габдулла Тукай бүген төрле телләрдә яңгырый. Ул барлык төрки халыкларның рухи маягы булып тора. Тукай үзенең куркулары, бәхетле һәм бәхетсез, күңелле һәм күңелсез чаклары булган гади, әмма шул ук вакытта бөек һәм даһи кеше», – диде ул.

«Ул барлык авырлыкларны һәм тормыш чынбарлыгын шигъри юллары аша зур көчкә әверелдергән, тормышын милләтебезгә хезмәт итүгә багышлаган. Тукай – мәңге яшь шагыйребез. Яшь кешегә хас булганча, ул төрле булган: теләсә – модага ияргән, теләсә – мейнстримга, хәзер әйткәнчә, протест белдерергә дә куәте җиткән. Әдәбият дәреслекләре өчен калыпка әверелгән Тукай образы – түбәтәйле, җитди костюмда басып торучы сөйкемле шагыйрь. Әмма кара түгәрәк күзлектәге егет тә бит Тукай! Бу детальләр Тукайны тере кеше итә, аны безгә якынайта», – диде Ирада Әюпова.

Аның фикеренчә, Тукай исемен саклаганда һәм аның иҗаты ни өчен бөек мирас икәнлеген аңлатканда, шагыйребезне бер зур постаментка гына куеп калдырмыйча, образының җанлы һәм күптөрле булуын тәэмин итәргә кирәк. «Тукай тормышының мөһим мизгелләре узган Кырлай, Җаек, Казан аерым-аерым урыннар гына булып яшәргә тиеш түгел. Безнең бу урыннар арасында күперләр салу таләп ителә – бер-берсенә бәйле маршрутлар, бердәм нарратив булдырырга кирәк», – дип саный министр.

«Мәңгеләштерү, исемне хәтердә саклау – бу константа түгел. Ул – тере процесс. Аның агымнары үзгәрергә, яңарырга, заман белән бергә суларга тиеш. Казанда Тукай белән бәйле музейлаштырылган беренче объект – Клячкин хастаханәсендәге Тукай палатасы булган. Бәлки хәтерлисездер, 1968 елда Язучылар берлеге рәисе Гариф Ахунов тәкъдиме белән палата булып торган бинада Тукайның мемориаль бүлмәсе ачыла», – дип искә алды ул.

«Үзе үк гаҗәеп хәл: яңа тормыш тудыра торган йортта (биредә бала тудыру йорты да булган) шагыйрьнең үлеменә багышланган экспозиция әзерләнгән. Бу палата һәм бина еллар буе төрле кулларга күчеп йөргән: хастаханә, министрлык, ә хәзер анда «Алдынгылар хәрәкәте» эшли. Ләкин бу бүлмәнең мәгънәсе – үлем монологы түгел. Бу – шагыйребез мәңгелеккә калдырган мирас һәм аның кыйммәтләре турында диалог», – диде Ирада Әюпова.

Министр хәтер урыннарында яшь буын белән диалог корган очракта гына, аларны киләчәк буыннар өчен мөһим урын итеп саклап калып булуын әйтте. «Хәзерге вакытта яшьләр һәм белгечләр белән фикер алышып, булган истәлекне саклап, хәтер урынын яңарту турында сүз бара. Бу – коммеморация, хәтерне мәңгеләштерү ягыннан чынлап та мөһим кейс булып тора. «Алдынгылар хәрәкәте»нә, яшьләргә бу диалог өчен зур рәхмәт әйтәсем килә», – диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot