Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ирада Әюпова: Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елын хәзер үткәрү бик мөһим
Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова 2023 елның Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы дип игълан итүнең мөһимлеген билгеләп үтте.
«Минем фикеремчә, бу хәзер элеккегә караганда мөһимрәк. Милли мәдәният республика дәүләт сәясәтенең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора», — дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Аның сүзләренчә, Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елында мәдәният юнәлешендә тормышка ашырылган проектлар тагын да үсеш алачак.
«Халык һөнәрчелеген, йолалар мәдәниятын, матди булмаган мәдәни мирасны саклау һәм башка юнәлешләргә ярдәм булачак. Алар безгә мәдәни мирасны сакларга мөмкинлек бирә.
- Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2023 елны Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы дип игълан итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз