news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ирада Әюпова: Һәйкәл турында бәхәсләшкәндә, җаныбызны пакьләүче Тукай сүзен дә онытмыйк

Ирада Әюпова: Һәйкәл турында бәхәсләшкәндә, җаныбызны пакьләүче Тукай сүзен дә онытмыйк
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

ТР мәдәният министры Ирада Әюпова Татарстан Фәннәр академиясендә татар әдәбияты классигының 140 еллыгына багышланган халыкара дәрәҗәдәге «Габдулла Тукай: дәүләт сәясәте һәм иҗтимагый инициативалар контекстында коммеморатив практика» бөтенроссия фәнни конференциясендә Тукайга багышланган проектлар белән таныштырды.

«Габдулла Тукайның тормышын, иҗатын, татар мәдәниятенә тәэсирен фәнни өйрәнү эше – фәнни-мәдәни белем бирү оешмаларының бердәмлеген күрсәтә. Бу көннәрдә Тукай һәм аның һәйкәлгә әверелгән образы турында күп сөйләшәбез. Мәңгеләштерүдә һәйкәл турында дискуссияләр барышында әйтәбез. Тукай чишмәсенең суы – күңелне юатучы, җаныбызны пакьләүче Тукай сүзе турында да онытмыйк. Тукай чишмәсе юлларын япмый. Ул судан авыз итәргә теләүчеләрне рәхим итеп каршылый», – диде мәдәният министры.

Ирада Әюпова фикеренчә, шәхеснең исемен һәм мирасын мәңгеләштерү – уртак эш. «Монда тарихчылар да, сәнгатькәрләр да, IT-белгечләр дә, әдәбиятчылар да, музейчылар да бергә эшләргә тиеш. Социаль архитектура, ягъни кешеләрне, идеяләрне, институтларны бер максатка юнәлтү – моның иң мөһим коралы», – диде ул.

Чыгышында ул Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Габдулла Тукай исемен мәңгеләштерү эшен дәвам итүен әйтте. «Республикабызның 1,5 мең китапханәсендә «Тукайны бергәләп укыйбыз» масштаблы проекты бара. Яңа Кырлай авылында музейны һәм аның территориясен төзекләндерү дәвам итә. Сәхнәләребездән Тукай исеме төшми. Милли музейда Тукай урыннары, Габдулла Тукай әдәби музеенда аның төп нөсхә ядкярләре хакында күргәзмәләр әзерләнә. Габдулла Тукай әдәби музее, Кәрим Тинчурин театры һәм «Татар утары» ресторан комплексы – «Күңел адреслары» дигән экскурсион-театраль проектны тормышка ашырды», – дип искәртте ул.

Шулай ук, Әюпова апрельдә Габдулла Тукайның мемориал әйберләре турындагы «Ядкярләрдә – Тукай рухы» бөтенроссия иҗат конкурсына нәтиҗә ясалачагын да әйтте. Алда мәгариф һәм мәдәният оешмаларын колачлаган Тукайга багышланган «Татарча диктант», «Мин татарча сөйләшәм» акцияләре көтелә.

«25-26 апрельдә узачак бәйрәм чараларында Тукайга бәйле проектлар да зур урын алачак. Шул исәптән Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Рәсемнәр берлеге белән дүрт ел дәвамында Санкт-Петербург, Җаек, Әстерхан, Троицк, Кырлай, Казан буйлап оештырылган Тукай урыннары буенча плэнер нәтиҗәләре күрсәтеләчәк», – диде Ирада Әюпова.

Министр әйтүенчә, тиздән Татарстан Язучылар берлеге, институт, театрларыбыз, «Китап» радиосы әзерләгән дүрт томлык «Татар шигърияте антологиясе» тәкъдим ителәчәк. «Беренче том Тукай шигърияте белән тәмамлана. Ул «Тукай укулары» кысаларында күрсәтеләчәк. Анда текстлардан тыш, тарихи урыннарда артистларыбыз шигырь укый торган видеолар да урнаштырылган», – диде ул.

«Фәннәр академиясе һәм аның фәнни тикшеренү институтлары музейлар, китапханәләр белән хезмәттәшлек итә. Татарстан Милли музее, Габдулла Тукай әдәби музее белән уртак проектлар әзерләнә. Фәнни басмалар нәшер ителә, чаралар оештырыла», – дип өстәде министр.

news_right_1
news_right_2
news_bot