news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Йосыф Дәүләтшин киләсе елда Шигърият ифтарын үткәрү тәкъдиме белән чыкты

Йосыф Дәүләтшин киләсе елда Шигърият ифтарын үткәрү тәкъдиме белән чыкты
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин »Рамазан Фест» бәйрәменә багышланган «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуында ифтарларга кагылышлы фикерен әйтте.

«Бер төркем галимнәрне җыеп, фәнни ифтар, я булмаса, тел белгечләрен җыеп, туган тел ифтарын, яки шигърият ифтарын үткәрик. Бәлеш пешереп ашатыйк, аларга рәхмәт әйтик. Әйдәгез, киләсе елда шагыйрьләрне җыеп, Шигърият ифтарын үткәрик! Шундый тәкъдим белән чыгам. Ул бит аралашу. Кысалардан чыкмыйча гына үткәрербез. Шул гына. Без шатланачакбыз гына. Минемчә, ул – хәерле күренеш», - диде хәзрәт.

Аның әйтүенчә, ифтар кичәләре үткәрелүенең төп максаты – ураза тотучыларның бергә җыелып авыз ачуы. «Ифтарда бер-берең белән күрешәсең, бер күрешү – үзе бер гомер, ди халык мәкале. Бүгенге көндә безнең яшьләр замана белән бергә атлыйлар – тематик ифтарлар уздыралар. Без, хәзрәтләр, теге яки бу дөрес түгел дип әйтәбез икән, алар үз тормышлары, без үз тормышыбыз белән яшәячәкбез. Алай ярамый», - диде Вахитов һәм Идел буе районнары имам-мөхтәсибе.

«Бизнес-ифтар, Фэшн-ифтар, хәйрия ифтарлары бар. «Нигә ун мең сум түләп, ифтар үткәрәләр?» – дип сораучылар булды. Һәр кеше бизнес-ифтарда ун мең сум түләргә тиеш булды, ләкин ул акча бит хәйриягә китә», - дип өстәде ул.

Йосыф хәзрәт Дәүләтшин ел саен туган ягы Сарман районында Остазлар ифтары үткәрүен әйтте.

«Үземне укыткан укытучылардан башлаган идем, быел администрация белән элемтәгә кереп, райондагы барлык укытучыларны җыеп ифтар үткәрдек. Аларның шатланулары! Остаз, шигърият, туган тел ифтарлары ясыйк. Хәтерлисез, 2017 елда туган телгә һөҗүм булды. Татар теле укытучылары гаепле калды. Шул вакытта барысын да җыеп, рәхмәт әйтәсе килде. Нигә әле безгә барлык татар теле укытучыларын җыеп, ифтар уздырмаска?» – диде хәзрәт.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100