news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Йолдыз Миңнуллина: Яшь шагыйрь барыбер үлем турында язарга тиеш

Йолдыз Миңнуллина: Яшь шагыйрь барыбер үлем турында язарга тиеш
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Шагыйрә Йолдыз Миңнуллина «Калеб» яңа буын җыенының 10 еллыгына багышланган матбугат очрашуында яшь шагыйрьләрнең үлем турында язуларына карата фикерен әйтте.

«Яшь шагыйрь барыбер үлем турында язарга тиеш, чөнки әдәбиятта шундый канун. Алга таба үлемнән курыкмыйча яшәр өчен, бәлки, ул шундый инициациядер», - диде ул матбугат очрашуында.

Безгә «Калеб»тәге «Яңа дулкын» кичәсеннән соң яшь шагыйрьләр бөтенесе дә депрессиядә, зар елыйлар дигән тәнкыйть белдерделәр. Ул вакытта алар гына түгел, без дә дөньяны шулай күрә идек. Һәм ул табигый. Чөнки әгәр кеше дөньяны тирәннән аңласа, ул аны якты төсләрдә кабул итә алмый кебек иде", - диде Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Гүзәл Сәгыйтова.

news_right_1
news_right_2
news_bot