news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Йолдыз авылы имамы Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итте: Авыл халкы ярдәм көтә

Йолдыз авылы имамы Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итте: Авыл халкы ярдәм көтә
Владимир Васильев

Янгында каза күргән Курган өлкәсе Йолдыз (Эчкен) авылы имамы Әхмәдулла хәзрәт Хәбибуллин авылны төзекләндерүдә ярдәм сорап, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итте.

"Авылыбызның мең еллык тарихы янды. Бер урам, мәчет калды. Бу Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән сынау булуын беләбез. Мин киткәндә, халык үзенең үтенечен әйтте. Бу сынауны үтәрбез, ләкин Татарстан ярдәменнән башка авылны күтәрергә авыр булыр, диләр. Хөкүмәт ярдәмен ала алмый торган кешеләр бар. Беренче чиратта, аларга ярдәм кирәк", - дип сөйләде ул.

 

Фото: © Рамил Гали, архив

Имам "Милли тормыш һәм дин" татар дин әһелләре форумының пленар утырышында чыгыш ясады. Утырышны «Татар-информ» онлайн күрсәтә.

Ул ярдәм күрсәткән барлык мөселманнарга рәхмәт сүзләрен әйтте. "Гуманитар ярдәм килә. Хәзер йортлар салырга кирәк. Беләбез, вакыт чикләнгән. Эчкен халкы ярдәм көтә", - диде ул.

  • Йолдыз (Эчкен) авылы имамы Әхмәдулла Хәбибуллин: Барыбызда бер ният – авылны торгызу 
Фоторепортаж: Рәмис Латыйпов
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100