news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Интернетта наркотикларны пропагандалаган өчен җинаять җаваплылыгы кертеләчәк

Президент наркотик әзерләү һәм куллану алымнары турында мәгълүмат урын алган сайтларны блокировкалау буенча законнарның үтәлешен тәэмин итәргә кушты.

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин интернетта наркотик матдәләрне пропагандалаган өчен  җинаять җаваплылыгы кертергә кушты. Дәүләт башлыгы Ерак Көнчыгышның җәмәгатьчелек вәкилләре белән очрашу нәтиҗәләре буенча шундый эчтәлектәге һәм башка йөкләмәләр бирде. Бу хакта Sputnik радиосы хәбәр итә.

«РФ законнарына наркотик һәм психотроп матдәләрнең законсыз әйләнешенә каршы тору буенча интернет челтәренең мәгълүмати-телекоммуникацион системаларын кулланып наркотик, психотроп матдәләр яки аларның тиңдәшләрен куллануга этәргән яисә пропагандалаган өчен җинаять җаваплылыгы билгели торган үзгәрешләр кертүне күздә тоткан өстәмә чаралар күрергә», - диелә Путинның йөкләмәсендә.

Моннан тыш, РФ Президенты наркотиклар әзерләү һәм куллану алымнары турында мәгълүмат урын алган сайтларны блокировкалау буенча законнарның үтәлешен тәэмин итәргә кушты.

Дәүләт башлыгы төбәк хакимияте вәкилләренә наркоманияне кисәтү һәм наркоманнарны тернәкләндерү җәһәтеннән аерым йөкләмә бирде. Моның өчен төбәкләрдә булган тәҗрибәне өйрәнергә һәм гамәлгә кертергә тәкъдим ителә.

Владимир Путин наркоманияне кисәтү һәм наркотикларга бәйле гражданнарны тернәкләндерү белән шөгыльләнә торган иҗтимагый оешмаларга ярдәм күрсәтергә кирәклегенә игътибар юнәлтте.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100