news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Инфекционист коронавирусның киләсе дулкыны кайчан булачагын әйтте

Мәскәүдә COVID-19 белән авыручылар саны стабильләшкән. Авыруның киләсе дулкыны ноябрь ахырында көтелә. Бу хакта «РИА новости»га инфекционист Николай Малышев хәбәр иткән.

«Хәзер бер урында торабыз, соңгы вакыттагы күрсәткечләр бер үк төрле. Хәлләр тотрыклы. Ноябрь ахыры, декабрь башында респиратор авыруларның һәм коронавирус инфекциясенең дә арту ихтималы бар», – ди Малышев.

Узган тәүлектә Мәскәүдә коронавирус инфекциясе йоктыруның 4946 очрагы теркәлгән, 30 кеше үлгән.

Татарстанда 942 кеше коронавирус инфекциясен йоктырган.

news_right_1
news_right_2
news_bot