news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда тагын 942 кеше коронавирус инфекциясен йоктырган

Татарстанда узган тәүлектә 942 кеше коронавирус белән авырый башлаган. Аннан алдагы көндә 893 авыру очрагы теркәлгән иде. Бу хакта стопкоронавирус.рф порталы мәгълүматлары раслый.

106 кеше хастаханәгә озатылган. 1236 кеше терелеп хастаханәдән чыккан. Бу алдагы көннән 2,6 тапкырга күбрәк (458). 

Пандемия башланганнан бирле регионда коронавирус инфекциясе йоктыруның 165 545 очрагы ачыкланган. 

news_right_1
news_right_2
news_bot