news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Индонезиядә һәлакәткә очраган самолетның барлык пассажирлары да үлгән

189 пассажир утырган самолет һәлакәте урынында кеше җәсәдләре табылган.

(Казан, 29 октябрь, "Татар-информ"). Индонезиянең коткару хезмәте вәкилләре Ява утравы янында һәлакәткә очраган самолеттагы пассажирларның барысы да үлүен әйткән. Бу турыда Associated Press агентлыгына сылтама белән "Интерфакс" хәбәр итте.

  • Бүген Индонезиядәге иң зур Lion Air компаниясенең Boeing 737 самолеты һәлакәткә очрады. Джакарта-Пангкалпинанг рейсы буенча очкан самолет диңгезгә төшеп, Ява утравы янында батты.

189 пассажир утырган самолет һәлакәте урынында кеше җәсәдләре табылган. Коткаручылар авиаһәлакәттә беркем дә исән калмавын әйткән.

Табылган мәетләр кисәкләргә бүленгән һәм һәлакәттән соң берничә сәгать узган булу сәбәпле, исән кешеләрне табу ихтималы юк, диелгән әлеге хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot