ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Индонезиядә пассажир лайнеры һәлакәткә очраган

29 октябрь 2018, 13:44

Бортта 189 пассажир, шул исәптән 20 кеше Индонезиянең Финанслар министрлыгы вәкиле булган.

(Казан, 29 октябрь, "Татар-информ"). Индонезиядәге иң зур Lion Air компаниясенең Boeing 737 самолеты һәлакәткә очраган. Бу турыда "Интерфакс" хәбәр итте.

Самолет Джакарта-Пангкалпинанг рейсы буенча очканда диңгезгә төшкән һәм Ява утравы янында баткан.

Бортта  189 пассажир, шул исәптән 20 кеше Индонезиянең Финанслар министрлыгы вәкилләре булган. Исән калучылар турында хәбәр ителми. Индонезия Президенты Джоко Видодо һәлак булучыларның туганнарының кайгысын уртаклашты.

Джакарта аэропортыннан чыгып, 13 минут узгач, самолет белән элемтә өзелгән. Һәлакәткә берничә минут кала пилот аэропортка кире кайтырга рөхсәт сораган һәм аңа рөхсәт биргән булганнар.



 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10