news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Кукмарада полицейскийга һөҗүм итүгә бәйле эшне үз контроленә алды

Җинаять урынына Татарстан эчке эшләр министры Артем Хохорин һәм республика прокуроры Илдус Нәфыйков килде.

(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Кукмарада полицейскийларга һөҗүм итүгә бәйле гадәттән тыш хәлне үз контроленә алды. Татарстан Республикасы Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.

«Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, бүген төнлә Кукмарада 16 яшьлек үсмер башта полиция бүлегенә ут төртергә маташкан, шуннан соң тоткарлаган вакытта полиция хезмәткәрен пычак белән яралаган. Тәртип сакчылары аны атып үтергән.

Әлеге факт буенча «Террорчылык акты ясарга омтылу» һәм «Хокук саклау органы хезмәткәренең гомеренә янау» маддәләре буенча җинаять эше кузгатылды.

Республика прокуратурасы җинаять эшен тикшерүне махсус контрольгә алды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100