news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Прокуратура Кукмарада теракт ясарга маташу турындагы эшне махсус контрольгә алды

«Террорчылык акты ясарга омтылу» һәм «Хокук саклау органы хезмәткәренең гомеренә янау» маддәләре буенча җинаять эше кузгатылды.

(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Прокуратура Кукмарада теракт ясарга омтылыш турындагы эшне махсус контрольгә алды. Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.

Бүген төнлә Кукмарада 16 яшьлек үсмер яна торган катнашма салынган шешә кулланып шәһәр полиция бүлегенә ут төртмәкче булган. Тоткарлаган вакытта аны полицейскийлар атып үтергән.

Әлеге факт буенча «Террорчылык акты ясарга омтылу» һәм «Хокук саклау органы хезмәткәренең гомеренә янау» маддәләре буенча җинаять эше кузгатылган.

Җинаять булган урынга республика прокуроры Илдус Нәфыйков килде.

«Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, бүген төнлә Кукмарада 16 яшьлек үсмер полиция бүлеге бинасына таба яна торган катнашма салынган шешә ыргыткан. Тоткарлаган вакытта ул пычак белән полиция хезмәткәрен яралаган. Тәртип сакчылары аны атып үтергән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100