news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эчке эшләр министрлыгы Кукмарада полициягә һөҗүм итү турында аңлатма бирде

Җинаять булган урынга Татарстан эчке эшләр министры Артем Хохорин килде.

(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Кукмарада төнлә полиция хезмәткәрләренә һөҗүм иткән кешене атып үтерү турында Татарстан Эчке эшләр министрлыгында аңлатма бирделәр. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Бүген төнге беренче яртылар тирәсендә полиция хезмәткәре, эше янында автомобилен парковкага куйган вакытта асфальтта нәрсәдер януга, янәшәдә шешә ватыклары аунап ятуга игътибар иткән. Тәртип сакчысы утны сүндерергә керешкән. Шул мизгелдә билгесез кеше килеп, яна торган катнашма салынган тагын бер шешәне койма аша ыргыткан һәм качып киткән.

Полицейскийлар аның артыннан куа киткән. Куып җиткәч, бу кеше хокук саклаучыларга пычак белән янарга керешкән. Тәртип сакчылары аңа бирелергә кушса да, ул таләпне үтәмәгән.

Тоткарлаган вакытта 16 яшьлек Кукмара егете актив каршылык күрсәткән һәм полиция хезмәткәрен пычак белән яралаган. Шул чагында тәртип сакчылары аңа ут ачкан һәм атып үтергән. Яраланган полицейскийны хастаханәгә озатканнар. Хәзер аның гомеренә куркыныч янамый.

Фаҗига булган урынга Татарстан эчке эшләр министры Артем Хохорин килде. Фаҗиганең нечкәлекләре ачыклана.

«Татар-информ» агентлыгы бүген төнлә Кукмарада полицейскийга пычак белән һөҗүм итүчене атып үтерүләре хакында хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100