news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмарада полицейскийга пычак белән һөҗүм итүче кешене атып үтергәннәр

Хокук саклаучыларга һөҗүм иткәнче, ул полиция бүлекчәсе янындагы машиналар тукталышына янучан катнашма салынган ике шешә ыргыткан.

Кукмарада полицейскийга пычак белән һөҗүм итүче кешене атып үтергәннәр

(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ»). Узган төндә Кукмарада бер террорчы полиция хезмәткәрләренә пычак белән һөҗүм иткән. Шуннан соң аны атып үтергәннәр. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына үз чыганагы хәбәр итте.

Якынча белешмә буенча, узган төн уртасы тирәсендә Кукмарада яшәүче Антипов янучан сыеклык салынган ике шешә алып килә һәм полиция бүлекчәсе янындагы машиналар тукталышына ыргыта. Аннары үзе качып китә.

Полиция хезмәткәрләре террорчының кайда булуын билгели. Агентлык чыганагы сүзләренчә, тоткарлаган вакытта бу кеше «Мин сезнең бөтенегезне дә үтерәм», дип кычкыра. Аннары ул полиция хезмәткәренә ташлана, аның аягына һәм кулына пычак кадый.

Террорчыга берничә тапкыр кисәтү ясап, бирелергә тәкъдим итәләр. Ләкин ул хокук саклаучыларның сүзен тыңламый. Полиция хезмәткәрләренә корал кулланырга туры килә. Яраланган Кукмара кешесе урында һәлак була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100