news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан циркында филләр катнашындагы тамашалар бүтән күрсәтелмәячәк

Хәзерге вакытта цирк хезмәткәренең фил янына килгәндә куркынычсызлык техникасын бозу-бозмавы ачыклана.

(Казан, 29 март, «Татар-информ», Павел Климчак). Казан циркында филләр катнашындагы тамашалар бүтән күрсәтелмәячәк. Бу хакта циркның рәсми сайтында хәбәр ителә.

Элегрәк «Татар-информ» Казан циркында филнең эшчегә һөҗүм итүе турында хәбәр иткән иде. 29 яшьлек ир-атны хастаханәгә баш мие селкенү һәм кабыргалары сыну билгеләре белән китергәннәр.

Хәзер бу хәлнең барлык шартлары ачыклана, шулай ук зыян күрүченең хайваннар белән эшләгәндә куркынычсызлык техникасын бозу-бозмавы тикшерелә.

Шул ук вакытта «Филләр һәм цирк магиясе» программасында үзгәрешләр булуы хәбәр ителә: алга таба филләр шоуда чыгыш ясамаячак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100