news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан циркында эшләүче ир-атка фил һөҗүм иткән

Якынча белешмә буенча, эшче ир-атның баш мие селкенгән, иңбаш сөяге, берничә кабыргасы сынган, умыртка баганасына зыян килгән.

(Казан, 29 март, «Татар-информ», Павел Климчак). Кичә Казан циркында бер фил 29 яшьлек эшче ир-атка һөҗүм иткән. Бу хакта «Татар-информ»га үз чыганагыннан билгеле булды.

Фил ташланганнан соң, эшче имгәнгән, циркка ашыгыч ярдәм бригадасын чакыртканнар. Чыганак сүзләренчә, эшче фил янына килгән һәм хайван алып ыргыткан.

Якынча мәгълүматларга караганда, ир-атның баш мие селкенгән, иңбаш сөяге, берничә кабыргасы сынган, умыртка баганасына зыян килгән.

Агентлык бу хакта тулырак белешмә алу өчен циркка мөрәҗәгать итте. Әлегә цирк җитәкчелегеннән җавап килмәде.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте агентлыкка хәбәр иткәнчә, ир-атны хастаханәгә уртача авыр хәлдә китергәннәр.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы Казан циркында тамаша вакытында бер фил икенчесен аяктан егуы турында хәбәр иткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot