news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Прокуратура Казан циркында филләр сугышканнан соң тикшерү эшен башлады

Күзәтү ведомствосы хайваннарны циркта асрау шартларын тикшерәчәк.

(Казан, 22 март, «Татар-информ»). Казанның Вахитов районы прокуратурасы циркта булган хәлдән соң (биредә бер фил икенчесенә ташланды) тикшерү үткәрәчәк. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

«Татар-информ» агентлыгы элегрәк Казан циркында филләр катнашындагы тамаша вакытында бер филнең икенчесен төртеп егуы хакында хәбәр иткән иде. Моны тамашачылар видеога төшереп алган. Цирк директоры сүзләренчә, филнең үзен бу рәвешле тотуы язгы киеренкелеккә бәйле булырга мөмкин.

Прокуратура әлеге факт буенча тикшерү башлаган. Бу эшкә контрольлек итүче органнарның белгечләре җәлеп ителәчәк. Күзәтү ведомствосы ветеринария законнарының үтәлешен, шулай ук хайваннарны асрау тәртибен һәм шартларын тикшерәчәк.

Моннан тыш, прокуратура мондый чаралар вакытында тамашачыларның иминлеге ни рәвешле тәэмин ителүен дә ачыклаячак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100