news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновск өлкәсендә балалар утырган автобус ауган, ун кеше зыян күргән

Авариядән соң өч бала хастаханәгә салынган, аларның берсе авыр хәлдә.

(Казан, 29 февраль, «Татар-информ»). Ульяновск өлкәсендә автобус юл кырыена төшеп китеп ауган. Башлангыч мәгълүматлар буенча, ун кеше зыян күргән. Бу хакта төбәк хөкүмәте матбугат хезмәте хәбәренә сылтама белән «Интерфакс» хәбәр итә.

Авария 29 февральдә «Солдатская Ташла — Кузоватово» автомобиль юлында булган: шофер идарәне югалту нәтиҗәсендә автобус юл кырыена төшеп китеп, ауган. Анда Яңа Спас районыннан «Нефтьче» футбол командасыннан 26 бала һәм 3 тренер булган.

Хакимият мәгълүматы буенча, юл-транспорт һәлакәтеннән соң өч бала хастаханәгә салынган, аларның берсе авыр хәлдә.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100